«И.И.Шишкин. Тормышы. Иҗаты. Язмышы»: арт-журнал (12+)

14 апрель көнне 6 нчы санлы китапханә  «И.И.Шишкин. Тормышы. Иҗаты. Язмышы» дигән арт-журнал уздырды. Ул рәссамның тууына 190 ел тулуга багышланды. Балалар XIX гасыр рус рәсем сәнгатенең иң бөек вәкилләренең берсе И.И.Шишкин белән танышты. Аның исеме белән рус пейзажы, урманнар, иксез-чиксез кырлар турында күзаллаулар тыгыз бәйләнгән. 
Мавыктыргыч әңгәмә рәссамның катлаулы тормыш һәм иҗат юлындагы мөһим этапларны күзәтергә мөмкинлек бирде, өлкән сыйныфлылар Шишкинның шәхес һәм рәссам буларак үсүе турында тулырак таныша алды. 
Чарада катнашучылар Шишкин биографиясе буенча кызыклы викторинада катнашты. Алар игътибарына шулай ук «Туган як табигате җырчысы» дигән китап күргәзмәсе һәм рәссамның иң танылган картиналары урнаштырылган видеоязма тәкъдим ителде. Балалар, рәсемнәрне җентекләп өйрәнеп, даһи пейзажчының иҗатына анализ ясарага тырышты. Чара азагында рәссамның иҗатына багышланган шигырьләрне тыңладылар. 

Поделиться: